Әлмәттә эшсезләргә эш тәкъдим итәләр
Мәшгульлек үзәге киләсе атнада эшсезләрне һәм предприятиеләрнең кадрлар бүлеге белгечләрен очраштыра.
Агымдагы елның 1 гыйнварена булган мәгълүматларга караганда Әлмәт мәшгуль үзәгендә эш эзләүче 1159 кеше исәптә тора. Аларның 1093 е эшсез буларак теркәлгән. Районда эшсезлек дәрәҗәсе икътисади яктан актив халыкның 1,06 процентын тәшкил итә. Үзәк 5 февральдә алар һәм башкалар өчен вакансияләр ярминкәсе оештыра. Ә аңа кадәр, 22 гыйнварда биредә “Эш бирүче көне” уздырылды. Бу көнне очрашуга килгән 70 кеше кайбер предприятиеләрдән килгән кадрлар бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты, үзләрен борчыган сорауларга җавап алды.
