Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2015

Банк акчасын урлаучының ярдәмчесе тоткарланды

0

Татарстанның полиция хезмәткәрләре Казанда инкассатор Игорь Богаченконың  ярдәмчесен тоткарлады. Билгеле булганча 23 гыйнварьда  Игорь Богаченко Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамында урнашкан банкыннан ,  напарнигының аягына табель коралыннан атып, 60 млн сум акча белән качып киткән иде.  Бүгенге көнгә инде 12 миллион сум акча банкка кайтарылган. Банк акчасын урлау буенча җинаять эше кузгатылып, аңа контрольлек итүне республика эчке эшләр министры Артем Хохорин шәхси күзәтүгә алган иде, хәзер әлеге мәсьәлә буенча оператив  эш дәвам итә.

Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса