Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2015

9 ай эзләгәннән соң ана кеше улының мәетен таба

0

35 яшьлек ирнең мәетен Чаллының Боровецк урманында полиция хезмәткәрләре казып ала. Ир узган елның апрелендә югалган булган. Әнисе шуннан бирле улын эзләгән.

Аны бирегә 38 яшьлек ир күмгән була. 9 ай узгач ул полициягә килеп моның турында сөйләргә була. Апрель аенда аңа бер танышы шалтырата һәм тиз генә өенә килергә куша. Фатирда ул үлгән ир мәетенә тап була. Баксаң, аны әлеге танышы үтергән булып чыга. Бергә эчеп утыргач, 25 яшьлек фатир хуҗасы дустына акча биреп, аны кибеткә җибәрә. Тегесе аңа калган акчаны кайтармый. Шуның өчен алар арасында низаг чыга. Фатир хуҗасы күп уйлап тормый, шешәдәше башына каты әйбер белән суга.

Әлеге 25 яшьлек үтерүчене кулга алганнар. Хәзер тикшерү эшләре бара. 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса