Универсиадада Татарстан чаңгычылары алтын медаль яулады
Словакиядә кышкы Универсиада дәвам итә. Россиянең ир-егет чаңгычылары — Андрей Феллер, Артем Николаев, Рауль Шакирҗанов һәм Андрей Ларьков бүген эстафетада (4х7,5 чакрым) беренче урын яулады.
Шунысы сөенечле: Россия җыелмасы составында Татарстаннан да 2 чаңгычы бар иде. Алар — Артем Николаев һәм Андрей Ларьков. Словакиядә Артем берәр алтын һәм көмеш, ә Андрей ике алтын медаль яулады инде.
Кышкы Универсиада. Штрбске-Плесо (Словакия).
Чаңгы ярышы. Ир-егетләр. Эстафета 4х7.5 км.
1. Россия – 1.22.49.0
2. Казахстан – 1.24.42.7
3. Чехия – 1.25.46.0.
4. Франция – 1.25.46.1
5. Япония – 1.27.41.5
6. Украина – 1.28.19.5
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/41045-universiadada-tatarstan-chaңgyichyilaryi-altyin-medal-yauladyi.htm
