Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2015

Гомер сукмагы катлаулы булса да, биниһая дәрәҗәле (фотолар)

0

Мәктәп таба нәзәкатьле бер ханым атлый. 30 елга якын әлеге сукмактан йөрүче Фирдәүсә Әхәтова  Ямаш урта мәктәп укучыларына математика фәне серләрен, информатика нигезләренә төшендерә.

 “Бүген, кичәгегә караганда укучыларым яхшырак җавап бирделәр. Әйбәт фикер йөрттеләр”,-диеп киләчәккә көч алып яши ул. Укучыларда фәнгә кызыксыну уяту, материалны тирәнтен аңлату максатыннан төрле укыту алымнары куллана, һәрчак эзләнүдә ул. “Дәреснең сыйфатын күтәрү, укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына ике телдә әзерләү өчен үз өстеңдә һәрдаим эшләргә кирәк”,-ди Фирдәүсә Әхәтова. Инфармацион технологияләр кулланып яңалыкка омтылып яши бу ханым. Күпкырлы хезмәтенең нәтиҗәсе буларак укучылары фән олимпиадаларында призлы урыннан яулыйлар, имтиханнарын уңышлы бирәләр. Бигрәк тә куанчлысы, укучыларының күбесе аның эзеннән киткәннәр, укытучы һөнәрен сайлаганнар.

Әле кайчан гына үзе дә Югары Тегермәнлек мәктәбен уңышлы тәмамлап, балачак хыялы – укытучы булу теләге белән Казан дәүләт педогогия институтына килгән иде. “Язмышыма бик рәхмәтлемен, хыялларым тормышка ашты. Эшемне гомер буе тугры калдым, яратып башкардым”,-ди мөгәллимә.

Язмабызның дәвамы белән газетабыз битләрендә таныша аласыз.

 

Голназ Зарипова.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса