Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2015

Хөкүмәт торак бәяләрен арттырды

0

Россия Хөкүмәте "Россия гаиләсе өчен торак" программасы буенча торакка бәяләрне арттырган. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев җиткерде. Хәзер программа буенча алыначак фатирның һәр квадрат метрына 30 мең урынына 35 мең сум түләргә туры киләчәк.


Дмитрий Медведев ассызыклаганча, торакның 1 квадрат метрына булган әлеге бәя базар бәясенең 80 %ыннан артмаячак.

— Программа буенча торак билгеләнгән бәя буенча сатылачак, — ди Д.Медведев. — Ләкин бүген йорт төзү кыйммәтләнде — төзелеш материалына бәяләр үсте. Шуңа да бәяләрне арттырмыйча булмый. Югыйсә, төзүчеләр әлеге программа буенча йортлар салуда катнаша алмаячак.

Сүз уңаеннан, Татарстанда 2017 елга кадәр әлеге программа нигезендә 1,5 млн. квадрат метр торак төзергә ниятлиләр.

http://intertat.ru/tt/




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса