Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2015

Новости за 20.03.2015

Birkebeinerrennet direkte

NRK.no 

Se Birkebeinerrennet direkte fra kl 07.45. Det 54 km lange turrennet går fra Rena til Lillehammer. Kommentatorer: Ole Kristian Stoltenberg og Christoffer Callesen.

Ці варта пахаваць Скарыну?

Радыё Свабода 

Мы ня ведаем, ні калі Скарына памёр, ні дзе яго пахавалі, але чаму не стварыць нацыянальны нэкропаль якраз для яго і для тых, пра якіх нацыі варта помніць, але якіх пахавалі немаведама дзе?

Әлки район хуҗалыклары һәм предприятиеләре яшь белгечләрнең үзебезгә эшкә кайтуына бик тә өметләнә

«Әлки хәбәрләре» 

www.f1cd.ru 

Район хуҗалыклары яшь белгечләрне көтә

Быел безнең районда туып-үскән һәм урта белем алып киткән 25 яшь кеше авыл хуҗалыгы белгечлекләренә өйрәтүче уку йортларын тәмамлый.

Район хуҗалыклары һәм предприятиеләре аларның үзебезгә эшкә кайтуына бик тә өметләнә. Яшь белгечләргә төрлечә ярдәм күрсәтү чаралары да бар. Әйтик, институт, университет тәимамлап, авыл хуҗалыгына эшкә урнашучыларга бер тапкыр 100 мең сум акча түләнә. Аларның махсус урта белемле коллегаларына мондый түләү 50 мең сум тәшкил итә.

Preventing sudden cardiac death in athletes

BMJ.com 

Sudden cardiac death in athletes aged less than 35 years is the leading cause of medical death in this subgroup, with an estimated incidence of 1 in 50 000 to 1 in 80 000 athletes per year. it is most commonly caused by an underlying genetic heart disorder, such as hypertrophic cardiomyopathy. In this podcast Christopher Semsarian, professor of...

Чаңгыда йөреп кал

«Зәй офыклары» 

 Бүген кичен Зәй спорт идарәсе, “Чаңгычы” спорт мәктәбе белән берлектә, Яңа шәһәр урман буенда чаңгы сортын үз итүчеләр арасында чаңгы ярышлары оештыра. Финишка уңышлы килүчеләргә медальләр тапшырылачак.



Автомобиль хуҗалары игътибарына

«Әлки хәбәрләре» 

Техник карау (диагностик карта) булмаган очракта автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) гамәлдә саналмый һәм закон бозу булып тора. 196-ФЗ санлы федераль законның 16 статьясы 3 пункты билгеләгәнчә, автотранспорт чарасын иминиятләштерү аңа техник карауны акредитациясе булган станциядә үткәргәндә генә дөрес. Барлык башка очракларда  авторучка белән тутырылган, ЕАИСТО номеры булмаган диагностик карта Татарстан һәм Россиянең Бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертелми... Читать дальше...

Бүген пәнәчедә көрәшче истәлегенә ярыш уза

«Зәй офыклары» 

Зәйдә спорт ветераннары истәлегенә ярышлар уздыру традициясе яши. Бүген Югары Пәнәче мәктәбендә шуларның берсе - легендар көрәшче Исмәгыйль Баязитов истәлегенә укучылар арасында милли көрәш буенча турнир уза. Аны ел да авыл җирлеге белән мәктәп коллективы оештыра. Матди яктан химаячеләр дә булыша. Шунысы игътибарга лаек, Исмагыль Баязитов - әлеге мәктәптә укыткан елларда көрәшне авылда гына түгел, районда үстерүгә дә зур өлеш керткән шәхес.

Коммуналь тармакта эшләүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

«Зәй офыклары» 

Зәйдә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәрләрне “Энергетик” Мәдәният сараенда  һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Тантанада бу өлкәдә хезмәт куючылар еллык эшчәнлеккә  йомгак ясады. Тармак хезмәткәрләрен район җитәкчесе Разиф Кәримов исеменнән аның урынбасары Роберт Халитов котлады.

Читать дальше...

Казандагы бер гаиләдә 10 нчы бала туган

«Заман сулышы» 

Казанда яшәүче Раиса һәм Леонид Верниковскийларның 6 ир һәм 3 кыз баласы булган инде. Яңа туган кызга Надежда дип исем кушканнар. Леонид Казанда туган. Булачак тормыш иптәше белән ул Саранск шәһәрендә дусларына кунакка баргач таныша. 1997 елның 22 июнендә яшь пар өйләнешә һәм Казанда яшәп кала.

Читать дальше...

Җәза чарасы итеп каракларга 10 ар мең сум штраф салына

«Әлки хәбәрләре» 

 pdf-economynews.rhcloud.com 

Башка берәүнең  милкенә тию, аңа хуҗа булырга омтылу караклык дип атала, моны эшләүче хурлыклы "карак" исемен йөртә. Караклык халык тарафыннан да акланмый, теләсә кайсы дәүләт законнары шәхси милеккә кул сузучыны җинаятьчегә саный.

Моны һәркем белә. Әмма кеше малына кызыгучылар, кулы тик тормаучылар табыла шул. Менә бу мисал да шул турыда. Әхмәт егетләре Руслан Шиһапов (хәзер ул Югары Кәчидә яши) һәм Альберт Вакыйфов, үткән елның октябрь... Читать дальше...

“Гөргери кияүләре” Зәйгә килә

«Зәй офыклары» 

 Киләсе атнада (26 мартта) Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры Т. Миңнуллинның “Гөргери кызын бирә” комедиясен күрсәтәчәк. Әлеге спектакльне Камал театры “Гөргери кияүләре” исеме белән сәхнәләштергән иде. Керәшеннәр тормышын чагылдырган әсәрне түбәнкамалылар тамашачыга ничегрәк тәкъдим итәр?! Спектакльгә килегез, күрербез. Билетлар инде сатуда. Тамаша кичке сәгать 6га билгеләнгән.

Бүген кояш тотыла

«Зәй офыклары» 

 Бүген, 20 мартта, Татарстанда яшәүчеләр кояш тотылуны күрә алачак. Татарстанда кояш тотылуны өлешчә генә күреп булачак, ди белгечләр. Ай кояш дискын яртылаш кына каплый икән. Бүген 12.29 – 14.34 сәгать аралыгында без кояшның касә формасына килүен күзәтәчәкбез. Чөнки ай аның өске өлешен каплый.

Әлкилеләрнең хыялы – өй салу, җәннәт бакчасы булдыру

«Әлки хәбәрләре» 

 desconto.ru 

Җиң сызганып эшкә керешкән яз тиз-тиз генә кырларны эретә, җирне җылыта. Ашыга яз, һәм аның бу ашкынуы кешеләргә дә бирелә. Тизрәк эш башлыйсы, кыш буе планлаштырылганны тормышка ашырасы килә. 

Фәрхад Корбанбаев, Юхмачы авылы:

–Минем үз өем юк, менә ничә ел инде аны булдыру турында хыялланам. Ниһаять, быел хыялымны тормышка ашыру өчен мөмкинлек туды – авыл халкын тораклы итүдә булышучы программа буенча акчалата ярдәм алдым. Инде нарат борыстан бура... Читать дальше...

23 – 29 мартка йолдызнамә

«Зәй офыклары» 

 Кучкар (21.03-20.04)лар, кеше күп җыелган урында йөрмәвегез яхшырак, чөнки кемнеңдер саксызлыгы аркасында имгәнүегез ихтимал. Эш мәсьәләсендә уңышлы атна булачак. Өегездә ремонт башлап җибәрсәгез дә була. Ял көннәрендә сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.     

Читать дальше...

Фатирында шартлау булган зәйлегә хөкем карары чыгарылды

«Зәй офыклары» 

 Яңа ел яллары вакытында 5 гыйнвар көнне Зәй шәһәрендәге Ленин урамы 27 “а” йортында бер фатирда булган шартлау әлеге тирәдә яшәүчеләрне куркуга салган иде. Шартлауның ни сәбәпле, кем гаебе белән килеп чыгуы төрле имеш-мимешләр тудырды. Җентекле тикшерү эшләре алып барылганнан соң әлеге гадәттән тыш вакыйгага, шәһәр суды бу көннәрдә хөкем карары чыгарып, нокта куйды. Анда гаепләнүче 30 яшьлек ир-ат, интернет челтәреннән алынган мәгълүмат буенча үзлегеннән шартлаткыч ясаган. Күршеләре белдерүенчә... Читать дальше...

Контракт нигезендә кызларыбыз да хезмәт итә

«Зәй офыклары» 

 Тиздән – 1 апрельдә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башлана. Район хәрби комиссариаты 10 марттан армия яшендәге егетләрне барлап, алдан медицина күзәтүе үткәрү эшенә кереште. Быелгы язгы чакырылышта Зәйдән 80ләп егет Россия Кораллы Көчләре сафларына басар дип көтелә. Гомумән, районда бүгенге көндә 400гә якын ир-егет  армиягә чакырылу яшендә. Аларның һәрберсе хәрби хезмәткә чакырылу чорында җитди тикшерү аша узарга тиеш. Әлеге темага әңгәмәбез баш хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов белән

Читать дальше...

Исерек хәлдә руль артына утыручылар өчен җинаять җаваплылыгы катгыйлана

«Зәй офыклары» 

Агымдагы елның 1 июленнән Россия Федерациясе Җинаять кодексына юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очраклары буенча үзгәрешләр кертелә. Бу исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүгә кагыла. Машина йөртүче алкоголь кулланган хәлдә кабат руль артында тоткарланса, аңа штраф 200-300 мең сум күләмендә яисә ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Моннан тыш, исерек машина йөртүче гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтендә кеше гомере өзелсә, аңа ике елдан җиде елга кадәр иректән мәхрүм ителү карала. Читать дальше...

Юл фаҗигаләре булмасын өчен (фотолар)

«Зәй офыклары» 

 Мәктәп укучыларының язгы каникуллары башланыр алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен искәртү максатыннан Зәй шәһәренең “Космос” яшьләр үзәгендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында үзенчәлекле чара үткәрелде. Анда балалар өч командага бүленеп юл билгеләрен ни дәрәҗәдә белүләре, кагыйдәләрне үтәүләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Руслан Мингалиев ял вакытларында балаларның урамнарда, юлларда үз-үзләрен тотышлары үзгәрүе хакында әйтә, шуңа да мондый чараларны... Читать дальше...

“Иң әйбәт укучы – 2015” ачыкланды

«Заман сулышы» 

Балалар һәм үсмерләр өчен китаплар атналыгы кысаларында Лениногорск шәһәренең Үзәк китапханәсендә төрле мавыктыргыч чаралар үткәрелде, дип хәбәр итә китапханә директоры урынбасары Елена Афанасьева.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса