Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2015

Новости за 24.03.2015

Янгын куркынычсызлыгы режимы кертелде

«Зәй офыклары» 

Республика территориясендә 23 марттан янгын куркынычсызлыгы режимы кертелде. Аның нигезендә төрле объектларда янгын чыгу куркынычы булган эшләр башкару, аварияләрдән тыш очракларда, тыела. Йорт, биналарга гадәттән тыш хәлләр булганда якын килүгә комачаулаучы әйберләрне алу карала. Янгыннарда үз-үзеңне ничек тоту турында аңлату эшләрен актив төстә алып бару сорала. Бу уңайдан Зәй янгын куркынычсызлыгы хезмәте хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли.

Балык бистәсендә пауэрлифтинг ярышы узды

«Авыл офыклары» 

Пауэрлифтинг ярышы көчлеләрне ачыклады

21 март  көнне “Дельфин» спорт комплексында 12 яшьтән өлкәнрәк үсмерләр һәм кызлар арасында “Хезмәткә һәм оборонага  әзер бул” Бөтенроссия физкультура спорт комплексы кысаларында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган  пауэрлифтинг ярышлары үткәрелде.

Азат Мотыйгуллин (35-40кг.), Булат Сәйфетдинов (40-45кг.), Илнур Мөхәммәдиев (45-55кг.), Артем Требикаев (55-60кг.), Илшат Нәгыймов (60-65кг.), Гадел Бәдретдинов (65-75кг.), Руслан Әгълиев (75 кг.дан югары)... Читать дальше...



“Ак барс” банкының Зәйдәге бүлегеннән зур суммада акча урлау буенча тикшерү эше бара

«Зәй офыклары» 

Зәй шәһәр прокуратурасы “Ак барс” банкының Түбән Кама филиалы 1нче Зәй өстәмә бүлеге кассирының 17 миллион 944 мең сум акча урлауда шикләнелүе турында хәбәр итә. 1959 елгы ханымның  10-19 март аралыгында әлеге суммадагы акчаны урлавы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй бүлеге тикшерү комитеты җинаять эше кузгатылган. Хәзер әлеге эш буенча тикшерү бара.

Афәрин, Михаил!

«Зәй офыклары» 

 12-20 мартта Сыктывкар шәһәрендә чаңгыда узышу осталарының Дөнья кубогына ярышлары  узды. Ярышларда 17 илдән 860 чаңгычы катнашты. Зәйдән танылган спортчы Михаил Комендантов 45, 30,  10 километр арада һәм эстафета ярышларында (4х5) беренче урынны яулады.

Зәйдә ОРВИ белән авыручылар арасында бакча яшендәге балалар күп

«Зәй офыклары» 

 Зәйдә кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны әле кимеми. Санитар табиблар мәгълүматы буенча авыручылар саны узган атнада 230 теркәлгән, бу аннан алдагы атна белән чагыштырганда, 4кә ким. Авыручыларның күпчелек өлешен 6 яшькәчә булган балалар тәшкил итә (107 бала). Табиблар ялкынсынуларга юл куймас өчен балаларны аерып алып дәвалау мөһимлеген даими искәртеп тора.

Безнең яшьтәш: икебез дә - халыкка хезмәттә

«Әлмәт таңнары» 

25 яшь - күпме бу, әллә азмы? Газетабызның яшьтәше Руслан Вилданов аны яшьнәп яшәр чор, шул ук вакытта узган гомергә күпмедер бәя биреп, аңа карап киләчәккә план корыр, үзеңне төрле юнәлешләрдә сынап карар чак дип атады.

Читать дальше...

Зәй икмәк кабул итү предприятиесендә бәхетсезлек очрагы булган

«Зәй офыклары» 

Шәһәр прокуратурасы мәгълүматs буенча. узган атнада “Зәй икмәк кабул итү предприятиесе” ААҖендә бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Анда ике хезмәткәр түбәдән кар чистартканда егылып җәрәхәтләнгән. Әлегә бу мәсьәләгә ачыклык кертү буенча тикшерү эше бара.

Алло! 03? Ашыгыч ярдәм кирәк...

«Әлмәт таңнары» 

- Иртән очрашырбыз, сәгать 9 да сезнең бригада чыгып китәчәк, соңга калма! - диделәр. Аеруча төгәллек кирәк икән монда. Сәгать уклары тугызны күрсәткән мәлдә үк бөтен бинаны шаулатып, хатын-кыз тавышы яңгырады:

Читать дальше...

“Батырлык, егетлек, дан турында” дип исемләнгән кичәдә 45 ләп нәфис сүз остасы катнашты. (ФОТО)

«Әлки хәбәрләре» 

Туган илебезнең, халкыбызның киләчәге хәл ителгән аяусыз көрәштә барлык совет халкы белән беррәттән язучылар, шагыйрьләр, башка иҗат һәм сәнгать әһелләре дә катнашкан. Алар үз әсәрләрендә солдатларның тиңдәшсез батырлыгына дан җырлаган, фашистларга каршы батырларча көрәшкә чакырган. Шагыйрьләрнең һәр сүзе туган илне эчкерсез ярату белән сугарылган шигъри юлларын әле дә  дулкынланып укыйбыз, тәэсирләнәбез.

Читать дальше...

Һава шартлар гаеплеме, әллә безнең ваемсызлыкмы? (ФОТО)

«Авыл офыклары» 

Россиядә, шул исәптән Татарстанда “Куркынычсызлык прогнозы” дип аталган киң масштаблы социаль кампаниягә старт бирелде. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Айрат Сафиуллин сөйли:

Читать дальше...

Әлмәттә табиблар суга сикерде

«Әлмәт таңнары» 

Сәламәтлек саклау тармагында хезмәт куючыларның 11 нче спартакиадасы дәвам итә. Алты  учреждениенең 15 табибы һәм шәфкать туташы бу юлы  балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге бассейнында көч сынашты.

Читать дальше...

Әлмәт балалары юлда имгәнә

«Әлмәт таңнары» 

Шәһәрдә һәм районда ике ай эчендә балалар катнашында 6 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Әлеге очракларда 7 бала төрле дәрәҗәдә имгәнгән, бер баланың гомере өзелгән.

Читать дальше...

Әлмәт яшьләре кан тапшырды

«Әлмәт таңнары» 

Ирекле донор каны һәм аның компонентлары үсеше программасы кысаларында кан салу үзәгендә акция узды. Акциянең максаты әлеге изге гамәлгә яшьләрне җәлеп итүдән гыйбарәт иде.  Яшьләр өчен кызыклы программа төзелгән булып чыкты.

Читать дальше...

Үзебез турында үзебез

«Әлмәт таңнары» 

Мәйдан – үзебезгә: 25 еллык данлы тарихы булган Әлмәт таңнары газетасын коючылар юбилей уңаеннан уй-максатлар, уңыш-казанышлар, киңәшләр сандыгын ача. 

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса