Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2015

Урмышлы апалары чәчәк ясый башлаган

0

Урмышлы авылы китапханәсендә “Мәңге яшисе килә” ветераннар клубының чираттагы утырышы үтте. 


Ул – якынлашып килүче хатын-кызлар көненә багышланып, авылда яшәүче апаларны бергә җыйды. 
 
Китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп оештырган чарада авыл апаларының кул эшләреннән бәйге үткәрергә булганнар. Урмышлы апалары кыш көне эшсез ятмый икән: чиккән, бәйләгән, ясаган матурлыктан өстәл тулды. 
Соңгы вакытта чәчәк бәйләү белән мавыгалар икән, аның вазага утыртылганын да, гөл кебек ясалганын да алып килгәннәр. 
– Берничә ел элек идәнгә түгәрәк паласлар бәйләү белән мавыгып киткән идек, – ди Роза апа Мөхәммәтгалиева. 
Аннан соңгы елны урындыкка ябарга япма бәйләгәннәр. Менә быел чәчәккә тотынганнар. Мәсәлән, роза чәчәгенең сабагын тимерчыбыктан ясыйлар, тышлыйлар, чәчәк һәм яфракларын бәйлиләр. 
 
– Көнгә бер өч чәчәк ясап була инде, дип торды Роза апа. Әле саткалый да икән. 
– Чәчәк сатып бүген тавык алдым, – дип көлдереп тә алды. 
 
Урмышлы апаларының мавыгулары турында тулырак
“Заман сулышы”ның җомга саныннан укыгыз. 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса