Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2015

Искезәйлеләр кышны озатты

0

 Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Иске Зәй бистәсенең спорт мәйданчыгында традицион “Кыш озату” бәйрәмен үткәрде.

Шамакайлар булып, төрле костюмнардан киенгән хезмәткәрләргә тамашага халыкны җәлеп итүе авыр булмады. Һаман үз хакимлеген бирергә теләмәгән кыш Язга үз шартларын куйды. Язның тизрәк җитүен теләгән халык теләктәшлек итеп, уеннарга кушылып киткәнен сизми дә калды. Петрушка спорт уеннары, эстафета оештырды, Шамакайлар аркан тартыштырып, командаларның көчен сынады. Нинди генә уеннар уйналмады да бәйгеләр оештырылмады бәйрәмдә?! Кыш та һәммәсеннән риза булып, Язга урынын бирде. Бик күп такмаклар яңгырады ул көнне. Катнашучылар, җиңүчеләр, әлбәттә, бүләксез калмады. Тамашаның финалы карачкы яндыру иде. Көне буе сәхнәдән “Җиләк” ансамбле чыгышлары, “Юнити” студиясе биюләре өзелмәде. Һәркем күргәннәрдән канәгать калып, яхшы кәеф белән таралышты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса