Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2015

Бик еш әни сиңа кайтам бит мин

0

Авыр чакларымда сиңа кайтам,

Кыен минутларда киләм уйларда.

–Тормыш дисең, җиңел бирелми ул,

Чакырасың аек уйларга.

 

Күз күреме җитмәс чакларда да,

Офык чиген барлап бирәсең.

Үлчәү күтәралмас мизгелләрдә,

Түзем көче белән киләсең.

 

Бозланганда күңел элпеләре,

Дөньясыннан сылтау эзлисең.

Ялкыннарын бүлеп йөрәгеңнең,

Җаным җылынганын күзлисең.

 

Нинди генә кыен  булганда да,

Сиздермисең җаның халәтең.

Әни булу синең талантыңдыр,

Әни булу синең сәләтең.

 

Карашымны җиргә төбәгәндә,

Төшермичә тотып аласың!

Пешсә дә бит кала кулларыңда,

Язмышымның  кайнар табасы!?

 

Авыр чакларымда сиңа кайтам,

Кыен чагым сиңа ачылам.

Синең изге йөрәгеңә әни,

Әни җаным, гомер табынам!

Вазыйх Фатыйхов.

 

http://surgut09.ru/news/article/56217

 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса