Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2015

Зәй яшьләре спортта актив

0

Пенза шәһәрендә яшүсмерләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча  Россия беренчелеге узды. Беренчелектә Зәй йөгерешчеләре дә үзләрен сынады. Алия Шәрәфиева 3000 метр арага узышта- III, 1500 метр арада исә IV урын алды. Семен Плаксин  каршылыклы 2000 метр араны бишенче булып узды.

Зәй спорт-сәламәтләндерү үзәгендә 8 Март бәйрәме уңаеннан кызлар арасында мини-футбол буенча  “Чаңгычы” спорт мәктәбе ачык турниры узды. Турнирда 4 команда көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 4нче мәктәп җиңүче дип табылды. 2нче белән 3нче мәктәп икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.

8 мартта Түбән Камада яшүсмерләр  арасында «Нефтехимик» спорт комплексы призына республика чаңгы марафоны узды. Анда Зәйдән  “Чаңгычы” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшүсмерләр катнашып, 10 чакрым арага ирекле стильдә узышта  Илнар Ахунҗанов – II,  Илдар Салихов белән Алинә Шакирҗанова III урын алды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса