Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2015

Аксарда да кышны озаттылар (фотолар)

0

Зәй районы Аксар авылында  “Кыш озату” бәйрәме булды. Ул авыл җирлеге һәм эшмәкәр Альберт Галимов булышлыгы белән оештырылды. Җирлек башлыгы Юрий Гыйльманов Хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады, 25 сугыш һәм тыл ветеранына  медальләр тапшырды. Бу көнне бәйрәмгә читтә яшәүче тыл ветераннары Тәскирә Мөхәммәдиева белән Мөнибә Шәйдуллина да кайткан иде. Бәйрәм җыр-бию, спорт уеннары белән үрелеп барды. Олысы-кечесе шахмат-шашка, кул көрәше, аркан тартышу буенча көчләрен сынады. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Иң күңелле мизгел карачкы яндыру булды. Бәйрәмдә коймак ашап, чәйләп алу мөмкинлеге дә тудырылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса