Сәхнәдә - Җиңү көне
Зәйлеләр энергетиклар чыгышын көтеп ала, чөнки станциядә үзешчән сәнгать һәм спорт һәрвакыт тиешле югарылыкта алып барыла. Энергетиклар арасында талантлы, спортка мөкиббән кешеләр күп. Күптән түгел станция үзешчәннәре 4нче мәктәп һәм “Якты коңгыз” балалар бакчасы коллективы белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Җиңү салюты” фестивалендә янә үзләренең иң-иңнәр булуларын күрсәтте. Алар бергәләп бер сулышта 1945 елны тасвирлады.
Мәдәният сарае залы тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Алар арасында станция, 4нче мәктәп һәм “Якты коңгыз” бакчасы ветераннары да бар иде, алар урыны түрдән булды. Чыгышларны экранда күрсәтелүче слайдлар тагын да тулыландырды.
1944 елның 31 декабре: солдатлар Яңа ел чыршысы бизи, үзләре җиңүнең тиз көннәрдә яуланачагына өметләнә.
1945 ел... Совет солдатлары җиңү рухы белән яна: дәртле җырлар, биюләр шул хакта сөйли. Дошманнарны җиңеп, батырлык-лар кылып, Берлинны алу күренеше залдагыларны тетрәндерде. “Берлинга юл”, “Мәскәүдән Брестка кадәр” җырлары алкышларга күмелде. 4нче мәктәп коллективының “Нас ждет огонь смертельный” җыры биюләр, композицияләр белән оста башкарылды. Совет солдатлары немецларны әсирлеккә төшерә-төшерә алга бара... Алар башкаруындагы Рейхстагны алу күренеше көчле алкышларга күмелде. Анда якташыбыз Гази Заһитовның Рейхстагка кызыл әләм элүе ассызыклап үтелде. “45нче ел язы” дип аталган Җиңү вальсына күпләрнең вальс әйләнәсе килгәндер. Күңелдәге җиңү шатлыгын да башкаручылар тиешле югарылыкта күрсәтә алды. Җиңүнең, тынычлыкның кадерен сәхнәдәгеләр белән бергә залдагылар да тоярлык булды. Киемнәр, башкару осталыкларына да сокланырлык. Әлеге чыгышта бер гаиләдән берничә катнашучы да булды, Илшат белән Илназ Илалетдиновлар үзләренә бирелгән номерларны оста итеп башкарды. Кечкенәсе - немец әсирен, өлкәне совет солдатын уйнады.
“Якты коңгыз” бакчасы нәниләре “Бабамның бабасы” җырын дәртле итеп башкарды. Ут сүнеп, фонарьлар гына янып калды, бу да үзенә күрә бер мәгънәгә ия. Аннан сәхнә яңадан дәртле җырлар, биюләргә күмелде. “Казаки, едут по Берлину наши казаки”, “Җиңү көне” җырларын тыңлаганда һәркем Җиңү, Ватаныбыз белән горурлану хисләрен кичерде.
Концертны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова да карады, ул әлеге чыгышның тәэсирле булуын белдерде.
