Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2015

Зәйдә ЮХИДИ хезмәткәрләре “Куркынычсызлык фаразламасы” кампаниясе кысаларында эшли

0

Россия дәүләт  автоинспекциясе статистикасы буенча, юллардагы һәлакәтләрнең өчтән бере начар һава торышы сәбәпле килеп чыга. Әлеге һәлакәтләрне кисәтү максатында автоинспекция Россиянең автоиминият союзы белән берлектә киң масштаблы “Куркынычсызлык фаразламасы” дип аталган социаль кампания игълан итте. Ул 24 апрельгә кадәр дәвам итә. Кампаниянең төп максаты - язгы катлаулы метеорологик шартларда машина йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә юлларда аеруча сак булырга өндәү. Әлеге уңайдан Зәй ЮХИДИ хезмәткәрләре бу көннәрдә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында начар һава шартларында юлларда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында тематик дәресләр үткәрүгә кереште. Аяныч хәлләргә юлыкмас өчен балаларга видеоматериаллар да күрсәтелә, бу якынлашучы язгы каникулларга әзерлекне дә күздә тота.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса