«Ел лидеры-2015» җиңүчеләре билгеле булды
Әлмәттә «Ел лидеры-2015» бәйгесендә талантлы һәм уңышлы җитәкчеләр, актив студентлар, предприятиеләрнең яшьләр комитетлары вәкилләре бик теләп катнашты. Бу исем өчен 50 дән артык кеше көрәште.
Бәйгенең соңгы этабында урыннар түбәндәгечә бүленде: «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең 18 дән 23 яшькә кадәрге лидерлары» номинациясендә 1 нче урынны Оксана Федорова яулады, 2 нчедә – Юлия Сергеева, 3 нчедә – Зөлфия Гыйниятуллина.
«24 тән 35 яшькә кадәрге лидерлар» номинациясендә 1 нче урында Рамил Закиров, 2 нчедә – «Әлмәт таңнары» сайтында үткәрелгән «Иң бәхетле әни» бәйгесендә җиңүче Азирә Зиннәтуллина һәм Евгения Зуйкина, 3 нчедә Ирина Прохорова.
«35 яшьтән өлкәнрәк лидерлар» номинациясендә Ольга Ефанова беренче, Гөлчәчәк Сәүбанова икенче булды.
Җиңүчеләрне, бигрәк тә Азирә Зиннәтуллинаны котлыйбыз! Алда да зур уңышларга ирешүләрен телибез!
