Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2015

Мин бу көнне мәңге онытмам

0

Сугыш сүзен әйтү белән, һәр кешедә күңел яралары яңара.

Биш хәрефтән торган кечкенә генә сүз, күпме кан, күз яшьләре, югалтуларны хәтерләтә. Бу хакта искә аласы да килми. Шулай да фашист илбасарлары, сугыш игълан итмичә дә, илебезгә бәреп кергән көнне онытырга хакыбыз юк. Туган илне сакларга ирләр белән беррәттән гүзәл затлар да, балигъ булган балалар да китте. Кайгы барысының да ишеген шакыды, берәүләр аяусыз көрәштә улларын югалтсалар, икенчеләре ирсез, өченчеләре әтисез ятим калдылар. Җимерелгән шәһәрләр, авыллар  белән бергә ачлык, суык һәркемнең җанын өшетте. Һәр гаиләдә диярлек сугышта катнашкан якыннары, туганнары бар. Халкым сугыш авырлыклары аша үттеләр, ачы газаплар күрделәр, шулай да артка чигенмәделәр, җиңү яуладылар.

Мин һәм минем яшьтәшләрем сугышны белмибез. Белергә дә, күрергә дә язмасын.

Бәйрәм алды көннәрендә районыбыз башлыгы Илһам Валеев Бөек Ватан сугышы ветераннарына “Бөек Җиңүгә-70 ел” юбилей медальләре тапшырды. Котлау тантанасына утыз өч ветеран чакырылган иде. Мондый медальләрне өйләренә барып тыл ветераннарына да тапшырдылар.

Илһам Валеев ветераннарны кайнар котлады, киләсе елга барлык ветераннар да яңа квартирлы булачагын әйтте. Бәйрәм тантанасы концерт номерлары белән дәвам итте.

Алия Хабибуллина.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса