Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2015

Исерек хәлдә руль артына утыручылар өчен җинаять җаваплылыгы катгыйлана

0

Агымдагы елның 1 июленнән Россия Федерациясе Җинаять кодексына юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очраклары буенча үзгәрешләр кертелә. Бу исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүгә кагыла. Машина йөртүче алкоголь кулланган хәлдә кабат руль артында тоткарланса, аңа штраф 200-300 мең сум күләмендә яисә ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Моннан тыш, исерек машина йөртүче гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтендә кеше гомере өзелсә, аңа ике елдан җиде елга кадәр иректән мәхрүм ителү карала. Агымдагы елның ике аенда Татарстанда исерек машина йөртүчеләр тарафыннан 27 юл һәлакәте ясалган, нәтиҗәдә 6 кеше үлгән, 36сы җәрәхәтләнгән. Зәй районы юлларында ел башыннан салган хәлдә руль артына утырган машина йөртүче аркасында ике юл һәлакәтендә 2 кеше үлгән, 1се яраланган. Алкоголь кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән машина йөртүчеләргә карата район инспекторлары 2015 елда инде 30 беркетмә төзегән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса