Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2015

Казандагы бер гаиләдә 10 нчы бала туган

0
Казанда яшәүче Раиса һәм Леонид Верниковскийларның 6 ир һәм 3 кыз баласы булган инде. Яңа туган кызга Надежда дип исем кушканнар.
Леонид Казанда туган. Булачак тормыш иптәше белән ул Саранск шәһәрендә дусларына кунакка баргач таныша. 1997 елның 22 июнендә яшь пар өйләнешә һәм Казанда яшәп кала.
 
Гаилә башлыгы 20 ел чамасы Казан компрессор заводында һәм трамвай депосында слесарь булып эшли. Хуҗабикә моңа кадәр 99 нчы номерлы урта мәктәптә балар укыткан. Хәзер гаиләдә балалар тәрбияли.
 
Олы балалары Сережага 15 яшь, ул мәктәптә укый, буш вакытларында волейбол уйный, чаңгыда йөри, ди. 14 яшьлек Андрей теннис, волейбол белән шөгыльләнә, тимераякта шуа. 12 яшьлек Татьяна һәм 10 яшьлек Суламита сәнгать мәктәбендә музыка белән шөгыльләнәләр. 9 яшьлек Эдуард шахмат уены белән мавыга икән. 7 яшьлек Максим киләсе уку елында мәктәпкә барырга әзерләнә. 4 яшьлек Кирилл балалар бакчасына йөри. 5 яшьлек Алексей һәм 2 яшьлек Ангелина әниләре янында өйдә тора.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса