Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәт законнары үтәлешен контрольдә тота
Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәт урыннарында хезмәтне яклау законы үтәлешен күзәтү буенча тикшерү эшләрен дәвам итә. Соңгы тикшерүләр буенча закон таләпләре үтәлешендә хилафлыклар “ Торак-Ремонт Төзелеш сервисы” һәм “Хамеев” ҖЧШендә ачыкланган. Хәзер әлеге оешмаларның җитәкчеләренә таләпләрне кичекмәстән үтәү шарты куелды.
