Лениногорскилылар чәчүгә әзерләнә
Игенчеләрнең язгы имтихан тотарына санаулы көннәр калып бара. Әле быелгысы иртәрәк тә башланмагае, диләр. Моңа җылы һава торышы сәбәпче. Кайчан башланса да, барыбер чәчәргә кирәк. Кыр эшләре буенча районда хәл ничегрәк тора соң?
Илдә барган катлаулы икътисади кризис авыл хуҗалыгы өлкәсен читләтеп узмады. Техника өчен запас частьләргә, ашлама, ягулык-майлау материаллары һәм башка кирәк-яракларга бәяләрнең сизелерлек артуы язгы кыр эшләренең торышын кыен хәлгә куя. Районда 60 меңнән артык гектарда чәчүлек мәйданнары бар, шуның 36 мең 400 гектарына бөртеклеләр чәчәргә планлаштыралар, әйтергә кирәк, чәчеләсе мәйдан былтыргыдан бераз зурайган. Быелгы уңыш өчен орлык җитәрлек күләмдә икән. Тик озак еллар дәвамында бер үк төрле сортны куллангач, алар «картая». Шунлыктан быел орлыкны яңартырга булганнар.
– Язгы чәчү өчен федераль бюджеттан бирелгән акчага 250 тонна элиталы орлык алдык, – ди авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов. – Шулай ук хуҗалыклар 60 тонна күләмендә судан үләне орлыгы булдырды. Район бюджетыннан биреләчәк 15 миллион сумлык ярдәмнең бер өлеше кукуруз орлыгы алырга тотылды, калган өлеше ягулык-майлау материаллары өчен булыр, дип планлаштырабыз. Менә тиздән хуҗалыклар тапшырган сөт өчен субсидия алачак. Шулай итеп, авыр һәм катлаулы чорны бергәләп җиңеп чыгарбыз, – ди идарә начальнигы.
Әгәр чәчүлек җирләре ашлама белән тәэмин ителмәсә, уңышның бик аз булачагы һәркемгә билгеле. Хуҗалыкларда барлыгы 900 тонна ашлама бар, бу гына җитми, шунлыктан республика бюджетыннан күрсәтелгән ярдәм – 22 миллион ярым суммага ашлама булдыру ягын караячаклар. Исәпләре – быел да бер гектар чәчүлек җиренә 43 килограмм тәэсир итү көчендә булган ашлама кертү.
Районда уҗымнар 10 мең гектардан артыграк мәйданда чәчелгән. Алар өчен кыш уңай килде. Нык салкыннар булып, туңу куркынычы янамады. Хәзер иң мөһиме – яз озакка сузылмыйча, вакытында җирләрнең кардан ачылып, җылынуы кирәк.
Бүгенге көндә аграр предприятиеләр язгы чәчүдә катнашачак техниканы ремонтлау белән мәшгуль. 212 берәмлек трактор, 17 чәчүлек комплексы, 129 чәчкеч, 103 культиваторны, республика авыл хуҗалыгы министрлыгы куйган таләп нигезендә, 1 апрельгә ремонтлап, төзәтеп бетерергә җыеналар.
Узган ел чәчү чорында ягулык материаллары ташламалы бәя белән – тоннасы өчен 26 мең сумнан алынган. Быел исә тоннасы өчен 31 мең сумны чыгарып салырга туры килә, әле бу льготалы бензин-солярка, диләр. Ә безнең район өчен чәчүгә 1 мең 50 тонна күләмендә ягулык кирәк икән. Март аенда хуҗалыкларга өч йөз тоннадан артык дизель ягулыгы бүлеп биреләчәк. Иш янына куш дигәндәй, районнан күрсәтелгән ярдәм дә ягулыкка киткән чыгымнарны бераз киметергә ярдәм итәр.
Гадәттә, язгы кыр эшләре чорында районның берничә хуҗалыгы, кредит сорап, банкларга мөрәҗәгать итә иде. Быел андыйлар әлегә күренми, диделәр авыл хуҗалыгының финанс-икътисад бүлегендә. Хәер, банкларның кредит ставкасы да арткан, узган ел 13 процент булса, быел 21гә җиткергәннәр. Дөрес, аның 14,7 проценты федераль бюджеттан субсидияләнә икән. Шулай булса да, кредит алырга ашкынып торучы юк.
Розалия Мостафина
