Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2015

Зәйнең Югары Лоҗы мәктәбе укучылары 1 апрель – Кошлар көнен күпләп оя ясап каршы алды

0

 Яз – ел фасылының иң матур мизгеле. Гөрләвекләр ага, тамчылар тама. Кояш үзенең җылы нурлары белән күзләрне иркәли. Яз башлануны барыннан да элек безнең якта яшәүче кошлар сизеп алалар.

Безнең Югары Лоҗы мәктәбе укучылары бик тырышып 1 апрель – Кошлар көненә әзерләнделәр. Кош оялары ясау мәктәбебездә күркәм традициягә әйләнеп бара. Быел да һәр укучы сыерчык оясы ясады. Аларга әтиләр дә бик теләп ярдәм иттеләр. Мәктәп территориясендә 30га якын сыерчык оясы эленде.

Табигатьтәге бер үзгәреш тә укучылар тарафыннан читтә калмый. Һәр укучы туган ягыбызга кошларның әйләнеп кайтуын, сыерчыкның үзе ясаган ояга урнашуын түземсезлек белән көтеп ала.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса