Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2015

Новости за 09.04.2015

Сабада 10 яшьлек бала әбисен үтерә, әнисенә пычак белән кадый.

«Авыл офыклары» 

7 апрель көнне, кич белән Байлар Сабасында бер өйдә 57 яшьлек хатынныӊ үле гәүдәсе табыла. Шушы ук йортта яшәүче, 33 яшьлек ханымныӊ тәненә пычак белән җәрәхәтләр ясалып, яраланган хәлдә хастаханәгә озатыла.

Читать дальше...

Зәйнәп апаны хөрмәтләделәр

«Зәй офыклары» 

Зәй мәдәният хезмәткәрләренең күчмә утырышында тыл ветераны, күп еллар Дүрт-Мунча мәдәният йортында җыештыручы булып эшләгән Зәйнәп Гәрәеваны мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина Җиңү көне белән котлап, аңа юбилей медале һәм азык-төлек төргәге тапшырды. Зәйнәп апа оста җырлый да, өстәвенә, ул - Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның апасы да. Гомерем буе мәдәният тармагында эшләдем, үземне сәнгать кешесе итеп санадым, ди Зәйнәп апа, горурланып.

“Әхмәт” отрядына сабан эшләре өчен дүрт чәчкечтән торган яңа агрегат кайтты

«Әлки хәбәрләре» 

“КШ-Агро”ның “Әхмәт” отрядында 5 мең гектардан артык сөрү җире бер. Быел шуның 4,5 гектарына терлек азыгы культуралары, көнбагыш чәчеләчәк. Көнбагыш, кукуруз чәчү өчен биредә әйбәт чәчү агрегатлары бар иде инде. Менә катнаш бөртек чәчү өчен дә яңа СЗП-3,6 чәчкечләре кайткан. Хәзер механизаторлар аны җыю белән мәшгуль.

Читать дальше...



Әлмәтлеләрне эт тешли, эчләре авырта, агулана

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәтлеләрне эт тешләүләр дәвам итә. Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәттәге территориаль бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, узган атнада 9 кеше зыян күргән. Белгечләр эт ташлану очракларының күпчелек Зарипов проспектында, Шевченко урамында күзәтелүен әйтте.

Читать дальше...

Чыгарылыш укучылары өчен ярминкә оештырыла

«Әлмәт таңнары» 

Мәшгульлек үзәге 22 апрельдә өлкән сыйныфларда укучылар өчен “Белем алу. Карьера-2015” дип исемләнгән ярминкә уздыра. Әлеге чарага калабыздагы һөнәри уку йортлары җитәкчеләре дә чакырулы.

Читать дальше...

Әлмәт эшмәкәрләре җиләк үстерергә планлаштыра

«Әлмәт таңнары» 

Республика җитәкчелеге урта һәм кече бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Вәзгыять шундый: эшмәкәрлек эшчәнлеге алыпсатарлык белән генә чикләнмәскә тиеш. Хәер, башкалар җитештергәнне сатып кына әллә ни ерак китеп булмавын алар үзләре дә аңлый башлады. Шуңа да соңгы елларда җитештерүчәнлеккә өстенлек бирүчеләр елдан-ел арта бара. Тиздән бакча җиләген дә кышын-җәен үзебезнең төбәктә үстерелгәнне генә куллана башларбыз, иншалла. Һәрхәлдә, чәршәмбе көнне әлеге юнәлештә зур тәҗрибәгә ия Илдар Ситдыйков... Читать дальше...

Сөенде боеккан күңелләр

«Зәй офыклары» 

Язгы игелек атнасы кысаларында Зәй үзәк балалар китапханәсендә “Тату гаилә” коррекция балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен курчак театры күрсәтте. Соңыннан малай-кызлар курчакларны киеп сәхнә артында үзләре дә уйнап карады. Мондый игелекле гамәл коррекция мәктәбендә укучылар өчен дә оештырылачак.

Зәйдә “Хәтер сакчылары” вахтасы старт алды (фотолар)

«Зәй офыклары» 

 Бүгеннән 9 Май - Җиңү көненә нәкъ бер ай вакыт кала. Шул уңайдан Зәй шәһәре мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, “Форпост” оешмасы, “Боец” клубы әгъзалары традицион “Хәтер сакчылары” вахтасы акциясен башлап җибәрделәр. Һәр көн саен көндезге сәгать 3тән 5кә кадәр укучылар шәһәрнең Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршында мәңгелек ут сагына баса. Бүген үзенчәлекле акциягә старт бирү тантанасында укучылар, укытучылар, хәрби комиссариат, патриотик тәрбия оешмалары, яшьләр эшләре идарәсе вәкилләре сугыш кырында ятып калган... Читать дальше...

Зәйдә оешмалары ябылган ветераннарга медальләр тапшырылды

«Зәй офыклары» 

Зәйдә ветераннарга медальләр тапшыру дәвам итә. 8-9 апрельдә “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә оешмалары ябылган тыл һәм сугыш ветераннарын җыеп, Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, юбилей медальләре тапшырдылар. Зәйдә оешмалары ябылган 1345 - тыл, 57 сугыш ветераны исәпләнә. Очрашуга аларның барысы да килә алмады, медальләр һәм ТР Президенты азык-төлек җыелмасы килә алмаучыларның өйләренә барып таратылачак.

Россиянең иң яхшы туган тел укытучысы билгеле булды

«Әлмәт таңнары» 

Бүген Казанда туган тел укытучыларының Россиякүләм бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Татарстан, Башкортостан, Оренбург, Ульян өлкәсенең 97 укытучысы арасыннан финалга 25 педагог чыккан иде.

Читать дальше...

“Зәй-Су каналы” ҖЧШ ветераннарын хөрмәтләде (фоторепортаж)

«Зәй офыклары» 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Зәй районы оешма-предприятиеләре коллективлары үзләрендә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләүгә зур игътибар бирә. Бу көннәрдә “Зәй- Су каналы” ҖЧШ җитәкчелеге ветераннарын өйләренә барып котлап, алар белән иркенләп аралаштылар.

Читать дальше...

Зәй укучылары 70 лалә ясый

«Зәй офыклары» 

Зәйнең 7нче мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышлап “70 лалә” акциясе игълан ителде. Аның кысаларында мәктәп укучылары үз куллары белән тюльпаннар ясый. Инде 50ләп чәчәк әзер, калганнарын да Җиңү бәйрәменә кадәр ясап бетереп, укучылар аны бәйрәм уңаеннан ветераннарыбызга бүләк итәргә җыена. 

Зәй музыкантлары - республика бәйгесендә

«Зәй офыклары» 

 Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы колледжда “TAT-ARS-ТАН” республика конкурсының финал туры узды. Конкурста республиканың балалар һәм махсус музыка мәктәпләреннән, колледжлардан көчле скрипкачылар һәм виолончельчелар катнашты. Зәй музыка мәктәбе исеменнән виолончельче-солистлар Азалия Рыжова (ул катнашучылар арасында иң яше иде) һәм Эльвина Сандимирова, укытучы Люция Кдыйрова һәм концертмейстр Светлана Рыцова җитәкчелегендәге ансамбль чыгыш ясады. Алар конкурста... Читать дальше...

Зәйдә клублар эшчәнлегенә нәтиҗәле ясала

«Зәй офыклары» 

Зәй район-шәһәр мәдәният йортларында кызыксыну буенча клубларда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар үтүе турында хәбәр иткән идек. Шунысы игътибарга лаек, чараларда тыл ветераннары актив катнашты, хәтер-хатирәләрен барлап, аларны яшь буынга җиткерде. Мәдәният идарәсе методистлары бу көннәрдә аларга нәтиҗә ясады. Дүрт-Мунча белән Куш-Елга- I,шәһәр һәм район мәдәният йортлары-II, Якты Күл белән Баграж III урында. Аларга Дипломнар тапшырылды.

Зәйдә ремонтланган техникаларга бәя бирелә

«Зәй офыклары» 

Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов, “Агрокөч-Төркем” АҖ механизация бүлеге башлыгы Фәрит Хәкимов, дәүләт техника күзәтчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре һ.б.лар агрофирмаларда булып, ремонтланган техникаларны карап, орлык һәм ашлама тупланышын, хезмәтне саклау торышын тикшереп бәя бирде. Бу эш “Зәй”агрофирмасының “Алга” бүлекчәсеннән башланып, хуҗалыктан хуҗалыкка күчеп, көн дәвамында узачак. “Алга” бүлекчәсе техника паркында кыр эшләрендәкатнашачак... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса