Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2015

Новости за 07.04.2015

Татарстанга быел хаҗ сәфәренә 1,5 мең кешелек квота бирелгән

«Авыл офыклары» 

Быел изге хаҗ сәфәренә Татарстаннан 1,5 мең кеше бара ала. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә Федерация Советында үткәрелгән 2015 елгы хаҗ сезонына әзерлеккә багышланган киңәшмәдән соң хәбәр итте.

Читать дальше...

Югары Колчурино һәм Түбән Колчурино авыллары урамнарын яктырту эше төгәлләнде

«Әлки хәбәрләре» 

Районда халыктан җыелган үзара салым средстволарына  авыл урамнарына яктырткычлар кую эшләре ахырына якынлаша. Күп авылларда бу хезмәтне  ике ел элек үк төгәлләделәр. Кайбер торак пунктларда баганалардагы яктырткычларны энергияне экономияле файдалана торганнарына алыштыру бара.

Читать дальше...



Газета-журналларга өйдән чыкмыйча гына язылырга мөмкин

«Зәй офыклары» 

1 апрельдән Татарстанда 2015 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башланды. Газета-журналларга, шул исәптән «Татмедиа» АҖ басмаларына да, почта бүлекләрендә генә түгел, ә ТР дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) «Подписка» интернет-сервисы аша да язылырга була.

Читать дальше...

Май аенда 7 көн ял итәчәкбез

«Зәй офыклары» 

 Быел май аена җиде ял көне туры килә: 1,2,3 һәм 4. Шулай ук 9, 10 һәм 11 май. 1 Май – Хезмәт һәм яз бәйрәме. 9 Май - Җиңү көне. 30 апрель һәм 8 май эш көннәре, әмма эш көне бер сәгатькә алданрак тәмамлана.

Базарлы Матакта яшәүчеләр чүп түгү хезмәтеннән файдалсалар да, акчасын түләргә ашыкмыйлар

«Әлки хәбәрләре» 

 yandex.ru  

Әлки коммуналь челтәрләре көн саен 25 кубометр күләмендә чүп-чарны җыеп урнаштыра.

Базарлы Матакта йортлардан чыгарылган көнкүреш калдыкларын җыю график нигезендә атнаның биш көнендә башкарыла. Район үзәге янәшәсендә урнашкан полигонга  ел башыннан бирле 2100 кубометр чүп-чар һәм калдыклар озатылган. Тик менә кайбер хуҗалар, чүп түгү хезмәтеннән файдаланып торсалар да, акчасын түләргә ашыкмыйлар. Базарлы Матакта үз йортларында һәм күп фатирлы өйләрдә яшәүчеләрнең... Читать дальше...

Әлмәт студентлары җиңү белән кайтты

«Әлмәт таңнары» 

Санкт-Петербургта 1 апрельдән 3 есенә кадәр соңгы курста укучы студентларның Бөтенроссия конференция-бәйгесе булып узды. Илнең 35 әйдәп баручы техник югары уку йортлары  арасында әлмәтлеләр дә бар иде.

Читать дальше...

CCSD Superintendent search goes national

ABCNews4 

The Charleston County School Board approved a measure Monday night to extend the search nationally for a district superintendent.

Базарлы Маткның кайсы урамнарында юллар яхшырыр

«Әлки хәбәрләре» 

“Безне, Базарлы Матакның Дуслык урамында яшәүчеләрне, 40 ел дәвамында бер сорау борчый:  кайчан юл булыр? Ел әйләнәсе урамыбызда кешеләргә дә, машиналарга да йөрү бик авыр. Илсөяр Рәмиева”

Читать дальше...

Зәй районы язгы кыр эшләрен башлады

«Зәй офыклары» 

 Районда язгы кыр эшләре башланды.  Басуга беренче булып 3 апрельдә «Зәй» агрофирмасының «Нур» бүлекчәсендә чыктылар. Хуҗалык механизаторы Рәмзил Мозаффаров «МТЗ-1221» тракторында «Амазон» агрегаты белән көзге бодайны тукландыруга кереште. Бүгенге көндә (мәгълүматлар 7 апрельгә) район буенча 1200 гектарда - күпьеллык үләннәр, 1100 гектарда көзге культуралар тукландырылды. Күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тукландыру барлык агрофирмалар һәм «Нива» ҖЧШендә алып барыла. Шунысын да әйтик, «Зәй» һәм... Читать дальше...

Лениногорск ветераннары транспортта бушка йөри алачак

«Заман сулышы» 

Быелның 3 – 12 май көннәрендә Лениногорскиның “Спутник” җәмгыяте Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарга автобуста бушлай утырып йөрү мөмкинлеге бирә. Юл билетларын (проездной)  “Спутник” автостанциясе кассасында сугыш ветераны таныклыгы күрсәтеп алырга була. Адресы: Вахитов урамы, 10, 1 бина. Белешмә өчен телефон: 8 (85595) 6–15–61

Әлки районына сөт сатудан миллионнар керә

«Әлки хәбәрләре» 

Район халкы быел 1381 тонна сөт саткан.

Бу узган елның шул чорындагыдан 180 тоннага күбрәк. Уртача бер сыерга исәпләгәндә 501 килограмм сөт сатылган (2014 елда 422 килограмм булган). Елның өч аенда халык сөт сатудан 25 миллион 212 мең сум акча эшләгән. Иң күп керемне Иске Чаллы (2,5 миллион сум), Салман (2,3 миллион сум), Түбән Әлки (2 миллион сум) авыл җирлекләре алган.

Әлмәт туган якны өйрәнү музеена бүләк – шәһәр күренешләре

«Әлмәт таңнары» 

«БИ-Компани-Сервис» ҖЧҖ фирмасының оператив басма үзәге Әлмәт туган якны өйрәнү музеена зур бүләк ясады – 2003 елда төшерелгән фоторәсемнәрне - шәһәребез күренешләрен туплаган уникаль фотоальбом бүләк итте.

Читать дальше...

Әлмәт районы авыл җирлегенең элеккеге башлыгы гаебен таныган

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәт шәһәре тикшерү бүлегендә элек Әлмәт муниципаль районының Колшәрип авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән 69 яшьлек Рим Галиевкә карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнде.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса