Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2015

Әлмәт игенчеләре өчен ел нинди булыр?

0
Татарстан галимнәре агымдагы елның игенчелек тармагы өчен бик үк кулай булмаячагын фаразлый.
Алар аграр тармактагыларны теләсә нинди көтелмәгән һава шартларына әзер булырга чакыралар. Иртә яз туфракның өстәмә дым алачагы белән куандырса да, мартта кар шулкадәр нык эреде ки, республиканың Әлмәт урнашкан көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш районнарында продуктив дым дәрәҗәсе хәзер нормадан ике тапкырга ким тәшкил итә. Кар җылы кояш нурлары астында парга әйләнде, ди галимнәр.
 
Бүгенгә кар запаслары Казан тирәсендә һәм төньяк районнарда гына калган. Әмма апрельдә һава торышы җәйдәге кебек булырга мөмкин икән. Шулай булса анда да кар парга әйләнеп бетәчәк.
 
Быелгы чәчү туфракта дым булмаган хәлдә үткәрелергә мөмкин. Ә бу аграрийларны язгы корылык һәм гади булмаган ел көтә дигән сүз.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса