Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2015

Зәйнең мәдәният хезмәткәрләре грантлар алды

0

 Бүген Зәй район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов культура өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен бертөркем мәдәният хезмәткәрләренә ел саен тапшырыла торган “Хезмәт кешесе” грантларына сертификатлар тапшырды. Әлеге бүләк мәдәният хезмәткәрләренә алдагы эшләргә рухландыру, иҗади үсешкә өндәү, һөнәри яктан югары бәяләү максатында бирелә. Быел дәрәҗәле бүләккә Югары Шепкә мәдәният йорты директоры Рәфинә Мостафина, Бигеш мәдәният йорты директоры Миннегөл Насыйбуллина, “Мирас”, “Азаль” балалар вокал-хореография ансамбльләре сәнгать җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина, Бигеш авылы китапханәчесе Айгөл Маликова, музыка мәктәбе педагогы Зөлфия Долгова лаек булдылар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса