Зәй районы язгы кыр эшләрен башлады
Районда язгы кыр эшләре башланды. Басуга беренче булып 3 апрельдә «Зәй» агрофирмасының «Нур» бүлекчәсендә чыктылар. Хуҗалык механизаторы Рәмзил Мозаффаров «МТЗ-1221» тракторында «Амазон» агрегаты белән көзге бодайны тукландыруга кереште. Бүгенге көндә (мәгълүматлар 7 апрельгә) район буенча 1200 гектарда - күпьеллык үләннәр, 1100 гектарда көзге культуралар тукландырылды. Күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тукландыру барлык агрофирмалар һәм «Нива» ҖЧШендә алып барыла. Шунысын да әйтик, «Зәй» һәм «Восток» агрофирмаларында ашлама басуларга очкычлар ярдәмендә кертелә. Хәзерге вакытта бу эшне ике очкыч башкара, якын көннәрдә өченчесе килүе дә көтелә.
