Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2015

Әлмәт прокуроры җырлап та күрсәтте!

0

Әлмәттә Татарстан прокуратура хезмәткәрләренең “Кызыл акчәчәк” иҗат бәйгесенең төбәк этабы булып узды.

“Вокал соло” номинациясендә Әлмәт шәһәре прокуроры Раафэль Шакиров беренче урынга лаек булды. “Нефтьче” Мәдәният сарае сәхнәсендә Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы шәһәрләре, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнары прокуратурасы хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре чыгыш ясады. Чарага ТР прокуроры Илдус Нәфыйков килгән иде.

Әлмәтлеләр бәйгедә һич сынатмады. “Оригиналь жанр” номинациясендә безнең прокуратура вәкиле Әдилә Нурмиева җиңүче булып танылды. Ул  Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен укыды. “Инструменталь жанр” буенча Әлмәт прокуратурасыннан ике вокаль-инструменталь коллектив беренче урынны яулады. “Хореография” номинациясендә татар бию өчен шулай ук безнекеләр беренче урынга чыкты. 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса