АЙГА КЫРЫН КАРАМА
18 апрель (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 29нчы көне. 29нчы, 1нче Ай тәүлекләре. Ай Кучкар йолдызлыгында, 4.30 сәгатьтә калка, 18.29 сәгатьтә бата. 23 сәгать 59 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 14.22 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Дару үләннәре кушып ясалган чәй эчү файдалы. Бүген бернәрсә чәчәргә дә, утыртырга да ярамый.
Сельдерей сихәте
Әгәр 35 яшьтән соң елына 4 тапкыр сельдерей төнәтмәсе белән дәвалансаң, бернинди климакс та куркыныч түгел. Ярты чәй кашыгы сельдерей орлыгын 1 стакан кайнар суда 8 сәгать төнәтеп, сөзәләр дә, көненә 4 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 27 көн. Әмма гломерулонефрит, югары кислоталы гастрит белән авыручыларга болай дәваланырга ярамый.
19 апрель (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 30нчы көне. 2нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 4.59 сәгатьтә калка, 19.51 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 14.27 сәгать.
Иҗат дәрте, илһам уянган көн. Ай буена эшлисе эшләрне планлаштырырга кирәк. Кирелек һәм тотнаксызлык көчле, шунлыктан талашу теләге туарга мөмкин. Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлек көтү файдасыз. Ашаганда талымлы булу, чаманы югалтмау сорала.19,20 апрельдә чәчелгән, утыртылган барлык үсемлек бик яхшы үсә, ашлама кертү дә файдалы.
20 апрель (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 1нче көне. 3нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 5.31 сәгатьтә калка, 21.08 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 14.31 сәгать.
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр, көрәш инстинкты белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Башка операция ясатырга, теш алдырырга, чәч кистерергә, арып-талганчы эшләргә ярамый. Күзләрне саклау мөһим.
Цистит интектерсә
1 стакан җылы сөткә 5-10 тамчы каен дегете тамызып, яхшылап болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, өчтән берешәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 1 ай. Яисә 2 чәй кашыгы кыяр орлыгын төеп, 1 стакан кайнар суга салалар, сүрән утта 15 минут пешерәләр, 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, өчтән берешәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 45 көн. 3 аш кашыгы кыяр орлыгы һәм 1 аш кашыгы фенхель яфрагы яки орлыгын ярты литр кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, 3кә бүлеп, ашарга 30 минут кала эчәләр. Дәва курсы – 5 көн.
21 апрель (сишәмбе). Рәҗәб аеның 2нче көне. 4нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 6.09 сәгатьтә калка, 22.18 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 14.35 сәгать.
Айдагы иң каршылыклы көннәрнең берсе. Теләсә нинди танышлык, күмәк эш бүген авыр кичерелә һәм начар тәмамланырга мөмкин. Озаграк йоклау файдалы. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, тыелырга, күп ашамаска кирәк. Ач тору файдалы. 21-25 апрель - бөтен үсемлекләрне чәчү, утырту, су сибү, ашлама кертү өчен идеаль көннәр.
Ашказанына ярдәм
Ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсынганда, бөтнек, сары мәтрүшкә, бака яфрагы, ромашка үләннәрен тигез микъдарда кушып, шул катнашманың 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, чирегешәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 1 ай.
22 апрель (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 3 нче көне. 5нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 6.54 сәгатьтә калка, 22.53 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 14.40 сәгать.
Бүген юлда булу әйбәт көтелгән нәтиҗәне бирә. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була. Яшелчәләр, бигрәк тә чөгендер файдалы. Башланган эшне ахырына җиткерү зарур, алайса үзегезгә зыян килергә мөмкин. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, өске сулыш юллары зәгыйфь. Стоматологка бармау хәерлерәк.
23 апрель (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 7.45 сәгатьтә калка, 23.18 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 14.45 сәгать.
Хисчәнлек арта. Барлык элемтәләр дә күңелгә ятышлы, күбрәк аралашу хәерле. Үпкәләр, өске сулыш юллары зәгыйфь. Салкын тию ихтималы зур, үтәли җилдән саклану зарур. Теш алдырырга ярамый.
Салкын тиюдән саклану
1 литр суга 30 грамм вакланган андыз тамыры салып, 20 минут кайнаталар, сөзеп, 200 грамм шикәр һәм ярты стакан алма согы кушалар, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 3әр аш кашыгы эчәләр. Яисә 1 стакан кайнар суга яртышар чәй кашыгы вакланган имбир тамыры һәм бөтнек яфрагы, 1 бүлем сарымсак салып, 15 минут төнәтәләр, җылы килеш эчәләр.
24 апрель (җомга). Рәҗәб аеның 5 нче көне. 7нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 8.47 сәгатьтә калка, 0.07 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 14.49 сәгать.
Гайбәт сөйләргә, буш вәгъдәләр бирергә ярамый. Низаглашмаска кирәк, ызгыш-талаш сәламәтлеккә бик начар йогынты ясый. Бизләр системасы, үпкә, куллар зәгыйфь. Ач тору, ашказаны һәм эчәклекне чистарту файдалы.
Ясмык коймагы
Ярты стакан сары ясмык, 1,5 стакан су, 1 йомырка, 4 аш кашыгы он, 2шәр сельдерей, укроп, петрушка ботагы, 2 бүлем сарымсак, ярты баш суган, тәменчә тоз һәм кара борыч кирәк. Кайнап торган суга ясмыкны салып, 15 минут пешерәләр, суыталар. Блендерга яшел тәмләткеч үләннәрне, сарымсак, суган, ясмык, тоз, борычны салып, изәләр, күпертелгән йомырка, он кушалар. Кызган майлы табада пешереп, табынга каймак белән бирәләр.
