Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2015

СКА – "Ак Барс": бүген дүртенче уен

0
Гагарин кубогы өчен финал сериясендә бүген дүртенче матч уза. Санкт-Петербургта җирле СКА белән Казанның "Ак Барс" командалары арасындагы матч 19:30 сәгатьтә башлана. Әлегә гомуми исәп СКА файдасына – 2:1.
Ике көн элек узган өченче матчта "Ак Барс" хоккейчылары җиңүгә ирешеп (2:1), туган көнен билгеләп узучы СКА капитаны Илья Ковальчукның кәефен кырган иде. Бүген инде казанлыларга үз уенчыларының кәефен күтәрергә туры киләчәк – 17 апрельдә "Ак Барс" һөҗүмчесе Константин Кольцов 34 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Шулай булгач,  икеләтә бәйрәм ясау өчен Константинның үзенә дә ныграк тырышырга туры киләчәк.
 
Бүгенге уен танылган тренер Валерий Белоусовны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланачак. Россиянең атказанган хоккей тренеры кичә вафат булды.
 
Сүз уңаеннан, 19 апрельдә Казанда узачак 5 нче матч 17:00 сәгатьтә башланачак. Исегезгә төшерәбез, баштарак уенны вакытыннан өч сәгатькә иртәрәк башлана, дип хәбәр ителгән иде.
 
http://intertat.ru/



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса