Зәй кызы - “Татарстанның бриллиант кәләше" җиңүчесе
Чаллыда яшь кәләшләр арасында “Татарстанның бриллиант кәләше" дип исемләнгән конкурс узды. Анда Зәйдән энергетика тармагында хезмәт куючы Елена Харитонова Татарстанның бриллиант кәләше дип табылды. Елена 15 майда Новосибирскийда узачак конкурста татарстан данын яклаячак. Энергетика станциясе коллективы аның уңышлы чыгыш ясавын тели.
