Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2015

Яшь көрәшчеләребез дүртенче урынны алып кайттылар (ФОТО)

0

16-18 апрель көннәрендә Актанышта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына 1999-2001 елгы үсмерләр арасында татарча көрәш ярышлары булып узды.

Яшь көрәшчеләрнең бу мәртәбәле  бәйгесе елдан-ел популярлаша,офыкларын киңәйтә. Быел анда республикабыз шәһәр- районнарыннан барлыгы 46 команда катнашты. Келәмнәргә үз төбәкләрендә иң көчлеләр булып танылырга өлгергән 400 дән артык яшь батыр чыкты.

Киеренке алышларда лаеклы чыгыш ясап безнең район командасы (җитәкче-тренерлар Марсель Дияров, Гамил Шәмсевәлиев) дүртенче урынны алуга иреште. Биектаудан Ислам Шәрәфиев (тренеры Рәмис Төхвәтуллин), Яңа Арыштан Дилюс Гилмуханов (Айрат Садыйков), Балык бистәсеннән Ралиф Гарипов (Рафыйк Мөхәммәтшин) үз үлчәү авырлыкларында өченче призлы урыннарны алдылар. Күгәрченнән Гамил Шәмсевәлиев шәкертләре Рәнис Шәрәфиев, Фәнис Хисмәтов, Булат Мөхәммәтҗанов ярымфиналга кадәр барып җиттеләр. Котлы Бөкәштән Рәзил Хәсәншин, Биектаудан Илһам Закиров, Ленар Әхмәтҗанов, Айрат Әхмәтҗанов та җиңүгә омтылыш күрсәтеп көрәштеләр.

Мондый республика күләмендәге бәйгедә беренче бишлеккә керү зур уңыш әлбәттә. Иң мөһиме, команда бердәм, тагын зуррак җиңүләргә сәләтле булуын күрсәтте.

Илгиз Җамалиев.

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор фотолары.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса