Балык бистәсеннән- безнең каннар
Балык бистәсеннән- безнең каннар,
Кайнап аккан Чулман ярыннан!
Фәтхерахман, Сәет, Кадыйрлы да,
Роберт, Әхәт, Равил, Вакыйфлы да,
Хәлим Җәләй, Рауза ,Шәрәфиле-
Талантларга бик бай авылдан!
Балык бистәсеннән-безнең җаннар.
Мәртәбәле изге урыннан.
Көмеш-тәңкә патша сораткан,
Алтын балык тотып озаткан,
Имәненә илләр көз аткан,
Мамык шәлләренң җан яткан
Бай тарихлы Чулман ярыннан.
Безнең тамыр- Чулман ярыннан,
«Мөхәммәте»1 белән танылган.
«Ак каенга»2 нигез салынган,
Кабатланмас моңы 3 агылган,
Йөзүенә 4 дөнья табынган–
Олуг җаннар биргән авылдан.
Балык бистәсеннән-безнең каннар,
Ун Геройның туган ягыннан.
...Йә,әйтегез,кем канатсыз бүген
Безнең яктан, Чулман ярыннан.
Вазыйх Фатыйхов.
1. Мөхәммәт Гали–танылган мәгърифәтче.
2. Михаил Буббинов–язучы.
3. Михайлов–опера җырчысы.
4. Бухарин–йөзү буенча дөнья чемпионы,Олимпия уеннары призеры.
