Кызлар бүләкне үзләре сайлады
"Әлмәт таңнары" газетасы үзенең 25 еллыгы уңаеннан оештырган "Сабыйга бәхет бүләк ит" хәйрия акциясе дәвам итә. Изге гамәл бу юлы шәһәрдәшебез Рәшидә Юнысова гаиләсенә килеп иреште. "Әлмәт таңнары" газетасы үзенең 25 еллыгы уңаеннан оештырган "Сабыйга бәхет бүләк ит" хәйрия акциясе дәвам итә. Изге гамәл бу юлы шәһәрдәшебез Рәшидә Юнысова гаиләсенә килеп иреште. "
Искә төшереп узабыз, әлеге хәйриячелекне максат итеп куйган акциябез Яңа ел ал- дыннан башланды. Ел азагына кадәр һәр айны бер массакүләм мәгълүмат чарасы язмыш тарафыннан кыерсытылган сабыйларга бүләк ясарга тиеш. Март аенда эстафетаны "Знамя труда" газетасы "Луч" телекомпаниясенә тапшырган иде.
Каләмдәшләребез ярдәм күрсәтү өчен Рәшидә Юнысова гаиләсен сайлаган. Лаеклы ялда булган Рәшидә ханым 14 һәм 5 яшьлек оныкларын үз тәрбиясенә алган. "Луч" коллективы кызларны дәрәҗәле сәүдә үзәгенә алып барып, күңелләренә хуш килгән, модалы өс киеме сайларга тәкъдим итте. Кызларга бү- ләкләр бик ошады.
Рәшидә ханым оныкларының тәртипле, итагатьле булуын, булышуларын әйтте. Лилия уку отличнигы икән. Теннис, волейбол белән шөгыльләнгән. Татарча шигырьләр язу белән дә мавыга. Иҗаты Мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән.
- Без өйдә татарча сөйләшәбез. Ике оныгым да туган телләрен әйбәт белә, - диде Рәшидә ханым горурлык хисе белән.
"Луч" телекомпаниясе эстафетаны "Аль-метьевский вестник" газетасына тапшырды.
Ирина Апачаева
