Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2015

Табиб ришвәт алганда тоткарланган

0
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан 55 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган. Яшел Үзән психоневрологик диспансерның психиатрия бүлеге мөдире булып эшләүче әлеге хатын-кыз ришвәт алуда шикләнелә.
Тикшерү фаразлары буенча, 2015 елның язында шикләнелүче,  җирле хатын-кызга аның 81 яшьлек туганын стационар психиатрия бүлегендә бушка  дәвалау өчен 10 мең сум акча кирәк булуын җиткерә.
 
Табибның әлеге канунга туры килмәгән таләбе турында хатын-кыз хокук сакчыларына хәбәр итә. Шуннан соң һәр гамәл оператив хезмәткәрләр күзәтүе астында башкарыла.
 
Шулай итеп, 8 апрельдә акча биргән вакытта әлеге табиб тоткарлана. Ул гаебен тулысынча таныган. Тикшерү эше дәвам итә.
 
http://intertat.ru/



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса