Котлыйбыз!
Балык Бистәсендә яшәүче, йөрәгенә бар матурлыкны, асыл сыйфатларны сыйдырган сөекле әниебез НУРҖИҺАН ӘХӘТ кызы ИСМӘГЫЙЛОВАның 29 апрельдә күркәм юбилее.
Кадерле әниебез! Гомер бәйрәмең белән ихлас котлыйбыз сине!
Бәхет-шатлыклар, әтиебез белән тигезлектә озын гомер телибез. Күңелеңдә йөрткән изге уй-теләкләреңә иреш, сәламәт бул!
Чын йөрәктән телибез, әни,
Бу җиһанның аяз, зәңгәр күген.
Еллар өстәлсә дә, иңсәләрең,
Тоймасалар иде тормыш йөген.
Гомер сукмагыннан үткән чакта,
Тигезлектә булсын барыр юлың.
Изгелекләр күреп яшә, әни,
Түрдә булсын һәр чак синең урның!
Сине яратып, улларың: Әнәс, Дәнис. Безнең теләкләргә әтиебез Әхәт тә кушыла.
