Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2015

Герой исемендәге кубок өчен ярыш үтте (фотолар)

0

 Зәй мәгариф идарәсе РОГО ДОСААФ республика оешмасы җирле бүлеге белән берлектә укучылар һәм укытучылар арасында Советлар Союзы Герое Ларионов призына пневматик коралдан ату буенча ярышлар оештырды. Анда районның төрле мәктәпләреннән 10 команда катнашты. “Җиңүне каршылап” дип аталган республика бәйгесе кысаларында үтүче ярышка балалар җитди әзерләнгән иде. Гомумкоманда исәбе буенча Герой исемендәге күчмә кубок 6нчы мәктәп укучыларына тапшырылды. Икенчедә - Түбән Биш, өченчедә - Якты Күл, дүртенчедә 1нче мәктәп командалары. Ә шәхси беренчелектә Игорь Мещанов (6нчы мәктәп) - I, Леонид Ширяев (6нчы мәктәп) – II, Равил Ишалин (1нче мәктәп) - III урынны алдылар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса