Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2015

Ракка каршы кура җиләге бик нәтиҗәле көрәшә икән

0

Кура җиләге организмдагы рак күзәнәкләрен юкка чыгарырга сәләтле, имеш. Американың Клемсон университеты галимнәре хайваннарда тәҗрибә үткәргәннән соң шундый фикергә килгән. Хайваннарга кура җиләгенең сыгынтысын биргәннән соң яман шеш күзәнәкләренең 90 %ы юкка чыккан.

 

 

Кура җиләгенең антиоксидант үзгәлекләренә ия булуы турында күптәннән билгеле. Белгечләр фикеренчә, аның составында яман шешкә каршы торырдай компонентлар да бар. Әйтүләренчә, бер генә билгеле антиоксидант та 90 % рак күзәнәкләрен җимерергә сәләтле түгел. Мөгаен, кура җиләгендәге матдәләр тиңдәшлеге шушындый нәтиҗә бирергә сәләтледер, ди алар.

Белгечләр моңа кадәр ракны кура җиләгенең берничә сорты гына җиңә ала, дип санаган булса, хәзер тикшерүләр шуның киресен раслаган – яман шешне барлык сортлары да җиңә ала, дип яза "Medikforum".




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса