Алсуыбызны югалттык
Бүген кич кайгылы хәбәр җиткерделәр. Каләмдәшебез Алсу Хәсәнованың йөрәге тибүдән туктаган. “Ватаным Татарстан”ның иң көчле каләм ияләреннән булган хезмәттәшебез яман чирне җиңә алмады.
Барыбыз да ахырга кадәр өметләнгән идек, әмма...
Хушлашу иртәгә 30 апрель көнне Питрәч районының Шәле авылында Өйлә намазыннан соң булачак.
