Күгәрчен мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәрне олылыйлар
Күгәрчен авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә бик күп чаралар үткәрәләр.
Алар Бөек Җиңү көненә багышлап та күп төрле, кызыклы кичәләр оештырдылар. Бигрәк тә өлкәннәргә багышланганы еш узды. Һәрбер очрашудан соң өлкәннәргә чәй табыны ә яшьләргә бүләкләр әзерләнде. Күптән түгел генә биредә үткән “Хәтер дәресе” көннәре яшь буынга файдалы һәм гыйбрәтле булгандыр. Укучылар тыл батырлары белән очраштылар. Очрашуларда китапхәнәче Әлфия Имамиева “Сәламәтлек-зур байлык” дигән темага бик кызыклы һәм файдалы әңгәмәләр үткәрде. Авыл шәфкать туташы Исламия Төхвәтова үз авыл файдалы үләннәр хакында сөйләде. Китапхәнәдә хезмәт куючы Гөлфирә Калиева Республикабызда нәшер ителүче газета, журналларга күзәтү ясады. Аеруча кызыклы һәм файдалы мәкаләләр турында сөйләде. Без хезмәт ветераннары мондый мавыктыргыч чаралар үткәрүләре өчен аларга бик тә рәхмәтлебез.
Флера Хөснетдинова,
хезмәт ветераны.
Фото:http://ug.ria.ru/society/20121122/82325479-print.html
