Авылда эшләүчеләрне армиягә алмаска?
Җирле депутатлар фикеренчә, авыл хуҗалыгында эшләүче яшьләрне армиягә барудан кичектереп тору мөһим.
Иваново өлкә Думасы Россия Федерациясе хөкүмәтенә шундый тәкъдим юллаган.
– Авыл хуҗалыгы тармагының үсеше тулысынча кадрлар белән тәэмин ителешкә бәйле, – ди депутатлар. – Шуңа да профильле югары яки һөнәри урта белем алып, авыл хуҗалыгында эшләргә, авылда яшәргә теләк белдерүчеләрне хәрби хезмәттән алып калырга кирәк.
