Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2016

Новости за 13.01.2016

Яшәү өчен иң кулай булган шәһәр билгеле

«Әлмәт таңнары» 

Татарстан тагын лидерлар рәтендә бара.

Россиянең барлык шәһәрләре арасыннан Казан яшәр өчен иң әйбәт шәһәрләр рейтингына эләккән. Беренче урынны Төмән алган, икенче урында Мәскәү. Ә менә өчлекне Казан бүлешкән. Юл-транспорт хуҗалыгы буенча исә Казан бишенче урынны биләгән.  

Балалар курчак театрын көтеп ала

«Зәй офыклары» 

Зәй үзәк китапханәсенең балалар бүлеге халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белән хезмәттшлек итә. Китапханәчеләр биредә тиздән узачак чарада бүлектә исәптә торучы авыр хәлдә калган, мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен “Яшәгән ди, булган ди” дип исемләнгән курчак театры әзерли.  

70-80нче еллар дискотекасы үз тамашачылар табар

«Зәй офыклары» 

Зәй районы Югары Мәлем авылы мәдәният йортында искечә Яңа елны ел да билгеләп узалар. Быел ул 70-80нче еллар дискотекасы буларак узар дип көтелә. Аңа өлкән һәм урта буын чакырулы. Чарада төрле бәйге-уеннар да оештырылыр дип көтелә. 

Бистә гыйбадәтханәсендә Раштуа тамашасы

«Зәй офыклары» 

Иске Зәй бистәсе Крестовоздвиженск чиркәвендә якшәмбе мәктәбендә укучы бер төркем малай-кыз гыйбадәтханәгә йөрүчеләргә «Вифлеем» Раштуа спектакле күрсәтте. Бу аларның беренче чыгышлары иде, бистә халкы чыгышлардан канәгать калды. Аны әзерләүдә  якшәмбе мәктәбе директоры Анфиса Кондрабаева, укытучылар  Марина Горина, Любовь Захарова, Алла Варламова, әти-әниләр булышты. Соңыннан   Николай атакай белән  Анфиса Кодрабаева аларга чәй өстәле артында аралашу мөмкинлеге тудырды, тәм-томнар өләште

Зәй ветераннары сынатмый

«Зәй офыклары» 

Зәйнең “Энергия” стадионы спорт мәйданчыгында  мини-футбол буенча  ярышлар узды. Анда “Атлетик”, “Олимп”, “Атлетик - 2”, “Ветераннар”, “Үзәк”,  “1999 елда туганнар”  командалары көч сынашты.  Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче һәм икенче урыннарны «Олимп» белән “1999 елда туганнар”  командалары бүлеште. Ветераннар да сынатмады: алар - III урында.

Пенсионерны юл уртасында үтергәннәр

«Әлмәт таңнары» 

Иртәнге якта  ирнең гомере юл уртасында өзелә.

Чаллыда иртәнге 6 да пенсионер юлны чыгып барганда аны Lada Kalina шоферы бәрдереп китә. Ирнең гомерен саклап калып булмый. Хәзер тикшерү бара, шоферны кулга алганнар. 



“Күңелле стартлар”да икенче урын

«Әлки хәбәрләре» 

Иске Чаллы мәктәбенең бишенче-алтынчы сыйныф укучыларыннан төзелгән командасы каникуллар вакытында Түбән Кама шәһәрендә уздырылган “Күңелле стартлар” зона ярышларында икенче урын алып кайткан.

Читать дальше...

“Күңелле стартлар”да икенче урын

«Әлки хәбәрләре» 

Иске Чаллы мәктәбенең бишенче-алтынчы сыйныф укучыларыннан төзелгән командасы каникуллар вакытында Түбән Кама шәһәрендә уздырылган “Күңелле стартлар” зона ярышларында икенче урын алып кайткан.

Читать дальше...

Илмәт авылы мәдәният йортында Мәүлид кичәсе үтте

«Алабуга нуры» 

Тыгызынчы гыйнварда менә инде өченче ел рәттән Илмәт мәдәният йортында мәчет мөтәвәллияте, авыл җирлеге җитәкчелеге һәм Вәлиҗан хәзрәт инициативасы белән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам вә сәләллаһуның туган көненә багышлап Мәүлид кичәсе оештырылды.

Читать дальше...

Илмәт авылында Әлфәт Кәримуллин призына шашка турниры

«Алабуга нуры» 

6 гыйнвар көнне Илмәт авыл мәдәният йортында чыгыш белән Ядегәр авылыннан булган виртуоз гармунчы Әлфәт Кәримуллин истәлегенә багышлап, Илмәт һәм Ядегәр шашка уенын сөючеләр арасында шашка буенча ярышлар үткәрелде.

Читать дальше...

Чаңгы тотып кулларга...

«Алабуга нуры» 

Яңа ел бәйрәмнәре артта калды. Ун көн буена ашаган бәлеш төпләреннән, оливье салатларыннан җыелган артык килограммнардан котылыр өчен, шәһәрдә бар шартлар да бар. Иренмә генә!

Читать дальше...

Чүлмәк ашлары

«Алабуга нуры» 

Хуҗабикәләрнең миен көн дә бораулап торган бер сорау бер – бүген нәрсә пешерергә? Ашмы, макарон яисә карабодай боткасымы? Файдалы да, тәмле дә булсын, кабатланмасын да. Без китергән рецептлар хөрмәтле хуҗабикәләргә кирәкле булып дип ышанабыз. Ашларыгыз тәмле булсын!

Читать дальше...

Искечә яңа елны каршыларга әзерләнәбез

«Зәй офыклары» 

Гөбәдия

Май, шикәр салып изгән әче камырны ике өлешкә бүләләр. Берсен җәеп майлы табага салалар, өстен майлыйлар. Камыр өстенә таралып торган бүрттергән дөге, аннары корт, вак кына туралган йомырка, йөзем салалар. Эченә эреткән атланмай яисә сары май сибәләр. Гөбәдиянең өстенә җәйгән камыр каплыйлар, кырыйларын табадагы камыр чите белән сырлап, чеметеп ябыштыралар. Өстен берничә җирдән тишкәлиләр, майлыйлар, он белән май катнашмасыннан гыйбарәт балчык сибәләр һәм духовкада пешерәләр. Читать дальше...

Торак-коммуналь хуҗалык: кеше хисабына яшәп булмаячак!

«Зәй офыклары» 

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәү кесәгә сугачак, исәпләү приборлары булмаучыларга су кыйммәткә төшәчәк, июльдә ТКХ бәяләре янә артачак. Торак-коммуналь хуҗалык тармагында быелга әзерләнгән “бүләкләр” әнә шундый.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса