Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2016

Новости за 21.04.2016

Të verbërit, kontribues të barabartë të shoqërisë

Evropaelire.org 

Hylkije Maxhuni, përkundër sfidave në të pamur, tash e 4 vite punon në Bibliotekën Kombëtare, në kabinetin e informatikës për të verbër. Kontributin dhe dijen e saj e ndan me të verbërit tjerë, dhe ata me të pamur të dobësuar që duan të studiojnë dhe të punojnë.

Игътибар, талпаннар активлашкан. САК БУЛЫГЫЗ!

«Әлмәт таңнары» 

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, талпаннарның актив сезоны башланган.

Читать дальше...

Лениногорскилылар язучы Зифа Кадырова белән очрашты (фотолар)

«Заман сулышы» 

Үзәк китапханәдә язучы Зифа Кадырова лениногорскилылар белән очрашты.

Башкортстанда туып үскән татар кызы Зифа Кадырова китап укучыларга   “Сагынырсың- мин булмам” ( “Сумбуль” рус телендә), “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан?”, “Синсез килгән язлар” китаплары аша  таныш.

Кыска гына вакыт эчендә әсәрләре аша укучылар мәхәббәтен яулаган, әдәби мохитка язгы ташкын кебек килеп кергән, һәркемгә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне әсир итүче автор ул. Читать дальше...

Сулыкларда саклык кирәк

«Зәй офыклары» 

Җәйге көннәр якынлашу белән сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү таләпләренә дә контрольне арттыру катгый  куела. Бу турыда республика Министрлар Кабинетының махсус карары бар. Анда язгы-җәйге чорда сулыкларда кешеләрнең батып үлү очраклары нигездә тиешле мәгълүматларның үз вакытында халыкка, балаларга җиткерелмәве белән бәйле, диелә. Шул сәбәпле 15 апрельгә кадәр барлык балалар учреждениеләренә йөрүчеләргә, аларның әти-әниләренә сулыкларда үз-үзеңне тоту, куркунычсызлык кагыйдәләренә... Читать дальше...

VIDEO: 2017 Renault Koleos SUV revealed, to debut at the Beijing International Automotive Exhibition

«Motoroids» (motoroids.com) 

Renault has revealed its refreshed D-segment SUV, the Koleos. The new 2017 model is aimed to play a key role in Renault’s product offensive that has seen the introduction of 10 new vehicles across the world. Renault will continue with the Koleos moniker for the SUV, contrary to the rumoured tag, the Maxthon. The new Koleos is designed and engineered with […]

Читать дальше...

Суд аша хәл ителә

«Зәй офыклары» 

Административ хокук бозулар өчен РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә штрафлар салу, ә аларны вакытында үтәмәгән өчен өстәмә санкцияләр каралган. Районда мондый закон таләпләрен бозучылар шактый, дип белдерәләр эчке эшләр бүлегендә. Алар турында тулырак сөйләвен сорап, без административ хокук бозулар өчен бирелгән санкцияләрнең үтәлешен контрольдә тотучы өлкән инспектор Анна Чистяковага мөрәҗәгать иттек.

Читать дальше...

Казанда тагын бер күзәтү тәгәрмәче урнаштырыла башлады [+ФОТОЛАР]

«Әлмәт таңнары» 

Әлеге күзәтү тәгәрмәче ел әйләнәсендә эшлиячәк.

Казанда тагын бер күзәтү тәгәрмәче урнаштырыла башлады. Яңа аттракцион ""Күк тәгәрмәче" дип аталачак. Аны "Ривьера" комлыгында –  Миллениум күпере янында урнаштыралар. Биеклеге – 65 метр булачак. Бу "Кырлай"дагы тәгәрмәчтән 10 метрга биегрәк дигән сүз. Ел буе эшлиячәк аттракционның кабиналары да һәр сезонга кулай итеп эшләнелә – кышын җылытыла, җәен суытыла, ди.

http://intertat.ru/tt/

Лениногорск урамнарын юачаклар

«Заман сулышы» 

Санитар икеайлык кысаларында 25-27 апрельдә шәһәр урамнары юылачак.

Өч көн дәвамында иртәнге 8.00 дән 19.00  сәгатькә кадәр Шашин, Ленинградская, Ленин, Вахитов, Чайковский, Крупская, Кутузов, Садриев, Куйбышев һәм Гагарин урамнары юыла. Шәһәр башкарма комитеты әлеге урамда юл кырыеннан автомобильләрне алуны сорый.  



Банк карталары белән операцияләр ясауда игътибарлы бул

«Зәй офыклары» 

Мошенниклык гамәленең тагын бер ысулы активлашуы күпләрне борчуга сала. Авито.ру сайтына әйбер сатырга куйган кешеләрнең кәрәзле телефон номерлары буенча шалтыратып мошенниклар тәкъдим ителүче товарны алырга теләүләрен белдереләр һәм акчаны банк картасына күчерәбез, дип, карта номерын, башка кирәкле мәгълүматларны сорап алалар.

Читать дальше...

"Шигъри яз" проекты: Вәгыйзова Сабина

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәт шәһәре 11 нче урта мәктәбе укучысы.

Проектта катнашу өчен Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләрен укып, фотоаппарат яки телефонга видеога төшәргә һәм       atannary_konkurs@mail.ru  электрон адресы буенча безгә җибәрергә кирәк.

Вахит ИМАМОВ: Без – Тукайлы халык!

«Мәдәни җомга» 

Бөек Тукаебызның 130 еллык тантанасы җитте. Күңелләрне зур горурлык били. Җиһанда нибары 27 ел гына гомер итеп, үз исемен барча кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язып калдыра алган бүтән бер генә төрки шагыйрь дә юк! Әзәри яки казах дусларыбыз егермешәр миллионлы, төрек кардәшләребез хәтта 75 миллионлы халык булып саналса да, аларда 27 яшендә милләт символына, милләт байрагына әверелгән Бөек Тукайлар юк!

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә бишенче ел рәттән кан тапшыра [+ФОТО]

«Әлмәт таңнары» 

Кичә шәһәребездә «Милли донор көне» булып узды. 

Әлмәтлеләр республика күләмендә узучы «Милли донор көне» акциясенә кушылып, 20 апрельдә кан тапшырды. Чара «Татарстан иҗади яшьләр академиясе»нең төбәк иҗтимагый оешмасы катнашында оештырылды. Анда 71 кеше барлыгы 25 литрдан артык кан тапшырды.

– Без тапшырган кан кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин, – ди әлмәтле Рөстәм Миңнеханов. Ул бишенче ел инде бу изге гамәлгә үз өлешен кертә һәм һәркемне акцияләрдә актив катнашырга чакыра. Читать дальше...

Бер сыердан – 15,8 килограмм

«Зәй офыклары» 

Зәй районында тәүлегенә 70,5 тонна сөт җитештерелә, бер сыердан исә 15,8 килограмм  тәшкил итә. 18 апрельдән барлык терлекчеләр һәм зообелгечләр, төзелеш бригадалары яшь мөгезле эре терлек һәм сыерлар өчен җәйге лагерьларда вак ремонт эшләренә кереште. Районда 12 көтү оештырылачак.

“Дельфин”да өстәл теннисы ярышлары (фотолар)

«Авыл офыклары» 

“Дельфин” спорт- сәламәтләндерү комплексында   2003-2005,  2006 елгы һәм яшьрәк кызлар, малайлар арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” Бөтенроссия физкультура спорт комплексы кысаларында, ООО “ДАН” директоры Дамир Камалов призларына өстәл теннисы ярышлары үткәрелде.

Читать дальше...

Яңа техника кайта

«Зәй офыклары» 

Зәй агрофирмалары бүлекчәләре машина-трактор паркы яңа заманча техникалар белән тулыланып тора. Бүгенге көндә график нигезендә районга  дүрт “К-744”, бер “Класс-Ксирион” тракторы, биш  “Амазоне” чәчү, чөгендер чәчү, тырмалау һәм катоклау агрегатлары, кукуруз чәчкечләр,  культиваторлар  кайтты.

Зәйдә чөгендер, берьеллык үләннәр дә чәчелә

«Зәй офыклары» 

Зәй районы басу-кырларында пар җирләрен тырмалау эше дәвам итә: бүгенге көнгә әлеге җирләр 30240  гектар мәйданда тырмаланды. Арпа чәчү эше дә киң колач ала бара: барлыгы 3 меңгә якын гектарда арпа, 200 гектар мәйданда  чөгендер, 800 гектарда берьеллык үлән  чәчелде. 

Лениногорскилыларны июньдә дә рәттән өч көнлек ял көтә

«Заман сулышы» 

11-13 июньдә Россия көне уңаеннан рәттән өч көн ял итәчәкбез.

Бу хакта Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец җиткергән."12 июньдә Россия көне, эшләми торган бәйрәм көн, календарь буенча якшәмбегә туры килә. Шуңа да якшәмбедән ял көне дүшәмбегә күчерелә. Нәтиҗәдә, Россия халкының өстәмә ялы пәйда була", – дигән ул.

http://intertat.ru


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса