Татарстан Дәүләт Советы депутатлары узган елгы керемнәре турында хисап тотты
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары 2020 елгы керемнәре һәм мөлкәтләре турында хисап тотты. Декларацияләр ТР Дәүләт Советы сайтында басылып чыкты. 2020 елда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның кереме 23 млн сум тәшкил иткән. Аңа 2 546 квадрат метр мәйданлы җир кишәрлеге, 257,1 һәм 308 квадрат метр мәйданлы ике йорт, фатир (1/3 хокукындагы өлеш — 173,6 квадрат метр) һәм машина кую урыны (1/3 хокукындагы өлеш — 13 квадрат метр) теркәлгән. Читать дальше...