Арча районында иң яхшы механизаторларны бүләкләделәр
(Казан, 21 май,"Татар-информ»). Арча районында чәчү кампаниясе финишка якынлаша. Алга таба уңышны оператив һәм сыйфатлы итеп җыеп алу, шулай ук механизатор һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру максатыннан районда иң яхшы чәчү алдынгыларын һәм агрономнарны бүләкләделәр. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, чарада 6 механизатор һәм 1 агроном бүләк алган. Үз эшендә иң яхшыларга Рәхмәт хатлары һәм сувенирлар тапшырылды. Аларга бүләкләрне район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин... Читать дальше...