Түбәнкамалылар кеше хокуклары һәм сәламәтлек турындагы сорауларына җавап алачак
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Түбәнкамалылар Татарстан омбудсмены һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиленә үз сорауларын бирә алачак. Сишәмбе, 14 сентябрьдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле гражданнарны бергәләп кабул итәчәк. Түбән Камада яшәүчеләргә «Skype» программасына турыдан-туры тоташып, үз сорауларын бирергә мөмкин булачак. Очрашу 14:00-16:00 сәгатьләрдә була. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Читать дальше...