Дмитрий Песков: Кремльдә Россиядә локдаун кертү турында сөйләшү булмады
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Коронавирус таралу аркасында Россиядә локдаун кертү ихтималы турында Россия Федерациясе Президенты Администрациясендә фикер алышмаганнар. «Федераль дәрәҗәдә, һәрхәлдә Президент администрациясендә, әлеге хакта нинди дә булса фикер алышу бармый», — дип хәбәр итә дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Ул хөкүмәт штабы Россия регионнарындагы эпидемиологик вазгыятьне күзәтүен әйтте. Өстәвенә, губернаторларның аерым вәкаләтләре дә бар. Читать дальше...