(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Уку елы башланганнан бирле Татарстандагы 22 мәктәптә, 14 югары уку йортында һәм көллияттә коронавирус белән авыруның 36 очрагы теркәлгән.
«Республикада 1 сентябрьдән бирле белем бирү оешмаларында яңа коронавирус белән авыруның 36 очрагы теркәлде», — дип хәбәр итте «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Читать дальше...