(Чирмешән, 28 гыйнвар, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Илсөяр Гайнетдинова). Иртәгә, 28 гыйнвар көнне, Чирмешән мәдәният йорты сәхнәсендә районның КВН командалары арасында финал уены узачак Финалда үзәк балалар бакчаларының җыелма командасы, Бәркәтә, Түбән Кәминкә, Яңа Кади, Яңа Элмәле, Шешминка, Лашман, Ивашкино авыл җирлекләре, үзәк китапханә, 1нче санлы Чирмешән мәктәбе командалары финалда чыгыш ясаячак. Җиңүчегә, беренче урын алучыга, бүләккә район башлыгының күчмә кубогы һәм 25 мең сум акчалата премия каралган. Читать дальше...