Татарстанда ел башыннан алып 1 меңгә якын кешегә бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән
«Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» дәүләт программасы кысаларында республикада бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. 2024 елның беренче яртыеллыгында аны 996 кеше алган. Нигездә, хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары, I һәм II төркем инвалидлар, күп балалы гаиләләр бушлай юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Республиканың Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...